Казанда Роспотребнадзор «Ривьера» аквапаркында тикшерү эшләре башлап җибәрә — сәбәбе… [видео]

-- Лейла

Татарстан буенча Роспотребнадзор «Ривьера» аквапаркында санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу факты буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта 7 август Татарстанда эпидемиология вәзгыяте буенча матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Әлеге кеше саны, чыннан да, рөхсәт ителми. Без әлеге мәгълүматны 6 августта, кичә, алдык, һәм бүгенге көндә бу өлкәдә тикшерү үткәрелә. Анда аквапарк кына түгел, ә ачык киңлекләр: бассейннар һәм алар янында ял итү урыннары да җәлеп ителгән», — диде спикер.

Җитәкче урынбасары сүзләре буенча, бүген, 7 август, Роспотребнадзор белгечләре тиешле урында эшли һәм тикшерү нәтиҗәләре иртәгә билгеле булыр дип өметләнәбез.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле