«Ривьера» аквапаркында тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды

-- Лейла

Казанның «Ривьера» аквапаркында ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан массакүләм мәгълүмат чараларында эпидемиягә каршы таләпләрнең кайберләрен үтәмәү турында мәгълүмат пәйда булганнан соң үткәрелгән тикшерү барышында берничә хокук бозу очрагы ачыкланды. Бу хакта матбугат конференциясендә идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

 

Аның сүзләренә караганда, аквапаркның ачык зонасы үз эшен башлап җибәргән, аквапарк үзе эшләми. «Ачык зонада социаль дистанцияне үтәмәү өлешендә хокук бозулар ачыкланды. Мөрәҗәгать иткән вакытта ял итүчеләр саны 2 меңнән артып киткән, бу, әлбәттә, ярамый. Ятаклар бер — берсенә якын торганнар һәм профилактиканың башка чаралары үтәлмәгән», — дип билгеләп үтте Авдонина.

Авдонина аквапаркка керү юлында антисептик бар, ятакларны һәм киенү кабиналарын дезинфекцияләү үткәрелә, дип өстәде. Әмма ачыкланган бозулар өчен беркетмә төзелде, административ чаралар күреләчәк. Штрафның минималь суммасы-50 мең сум. Аквапаркның ачык зоналары эшләвен дәвам итә. Кассада билетларның саны хәзер килүчеләр саны чикләнгән булсын өчен контрольдә тотыла.

Мәгълүмат һәм фото "БИЗНЕС Online" сайтыннан

Бәйле