Башкортстанда балалар ялы дәвам итә

Кичә хәбәр иткәнебезчә, ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы барлыкка килгән «Мәгариф» гомумдәүләт проекты ярдәмендә Башкортстан балалары өчен 483 онлайн-смена эшли.

Алар 20 июльдән яңадан эшли. Программалар лагерь педагоглары, вожатыйлар, балалар һәм ата-аналарның кызыксынуларын исәпкә алып төзелгән.

Шулай итеп, республикадагы 100 мең бала күңеленә әлеге программалар хуш килгән. Шуңа аларга башка төбәкләрдәге балалар да кушылган.

Республиканың Мәдәният, Яшьләр сәясәте һәм спорт, Эчке эшләр министрлыклары, Бөтенрусия ирекмән янгын сүндерүчеләр җәмгыяте һәм башка оешма-ведомстволарның бергәләп эшләве онлайн-сменаларның мөһимлеген һәм кирәклеген тагын арттырган.

Алар балаларга үз мөмкинлекләрен ачарга, кызыксынулары буенча бергә тупланырга һәм тормышны ямьләргә булышлык иткән.

Теләгәннәр https://education.bashkortostan.ru/activity/22289/ адресы буенча онлайн-сменага кушыла ала.

Фото: childcamp.com

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле