Түбән Кама мэрының улы Кырымда коронавирус йоктырган/ Ничек дәваланырга? Авырганын ничек сизгән? [видео]

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Түбән Кама мэрының улы Мурат Метшин Кырымда ял иткән вакытта коронавирус йоктырган. Бу хакта ул үзенең Инстаграм битендә хәбәр итте.

«Кырымнан COVID-19 йоктырып кайттым», — дип язган ул.

«Вакыт узу белән кеше саклык чараларын бик үтәми: битлек һәм перчатка киеп йөрми башлый, кулларны дезинфекцияләми. Һәм әгәр авыру элегрәк яннан узып китсә, киләчәктә дә сиңа кагылмас кебек тоела. Үземә коронавирус диагнозы куйганчы, мин дә шулай дип уйлый идем — дип аңлатты Метшин.

Аның сүзләренә караганда, 26 июльдә ул Кырымга ялга киткән, анда берничә көн дәвам иткән хәлсезлек сизгән. Ул 2 августтан башланган һәм бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. «Казанга кайткач, коронавируска тест бирдем. Мин аны 6 августта тапшырдым, шул ук көнне кич белән уңай нәтиҗә килде», — дип билгеләде Метшин.

Хәзерге вакытта шәһәр башлыгының улы үзизоляциядә. Аның сүзләренә караганда, симптомнар арасында көчсезлек бар, тамакны томалый, ютәл бар, бераз борын тыгылган, ис һәм тәмне тоеп булмый.

Үзенең ничек чирне йоктыра алганын аңлатты: «Кырымда, тулаем Русия көньягындагы кебек үк, берәү дә битлек киеп йөрми диярлек — аларны кию берәү дә таләп итми. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, аерым алганда, заправкаларда, бәдрәфкә чиратларда, бөтен Русиядән кешеләр очраша һәм аларның азы гына шәхси саклану чараларын үти».

«Хәзер рус көньягы, ягъни Краснодар ягы, Сочи, Адлер яки шул ук Кырым булсынмы, барлык Русиядән китүчеләрне исәпкә алырга кирәк. Аларның күбесе коронавирус йөртүчеләре булырга мөмкин. Шуңа күрә ялыгыз өчен бу юнәлешне сайлаган булсагыз, үзегез белән COVID-19 дигән гадәти булмаган сувенир алып килергә мөмкин икәнлеген игътибарга алыгыз», — дип нәтиҗә ясады Метшин.

Чыганак: Мурат Метшинның инстаграмыннан

 

 

Бәйле