Татарстанда янгын: һәлак булучы бар [фото]

-- Лейла

Минзәләдә шәхси йортта янгында инвалид үлгән. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 8 август кич белән Р.Люксембург урамындагы йортларның берсендә янгын чыккан. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр 1966 елгы ир-атның мәетен  диванда таба. Янгынның сәбәбе — сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Ведомствода аңлатуларынча, һәлак булган ир-ат беренче группа инвалид булган. Шул ук вакытта аның йорты автоном янгын хәбәрчеләре белән җиһазландырылмаган, узган ел ул аларны урнаштырудан баш тарткан.

«Кызганычка каршы, янгынны бик соң күреп алалар, йорт бүлмәләрен төтен белән тутырганда һәм тышкы якта чыга башлагач. Ир йоклаган һәм тышка чыга алмаган. Әгәр йортта янгын хәбәрчесе эшләсә, аның сигналын йорт хуҗасы гына түгел, күршеләре дә ишетер иде. Ул чакта янгынның нәтиҗәсе шундый фаҗигале булмас иде»,-дип өстәде матбугат хезмәтендә.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле