Менделеевскида бала башы белән баскыч рәшәткәсендә кысылган. Әти-әнисе…

Менделеевскида башы белән баскыч рәшәткәсендә кысылып калган 6 яшьлек кызны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Менделеевскида 14.14 сәгатьтә 112 бердәм номерына күп фатирлы йорт подъездында бер баланың башы белән баскыч рәшәткәсендә кысылып калуы хакында хәбәр килгән.

Соңрак ачыкланганча, гадәттән тыш хәл 6 яшьлек кызның әти-әнисе эштә, бала исә абыйсы белән калган чагында булган.

86нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре гидравлик инструмент ярдәмендә рәшәткәнең тимерен аерган һәм баланы «коллыктан» азат иткән. Кыз зыян күрмәгән.

Фото: Shutterstock

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле