Бер-бер артлы дүртесе дә бата…

-- Лейла

9 августка каршы төндә Волгоград пляжында Һиндстан студентлары ял иткән. Шунда берсе суга кергән һәм шактый ерак йөзеп киткән.

Көчле агым аны агызып алып китә башлагач, ул ярдәм сорап кычкыра башлый. Дуслары аңа ярдәмгә ашыга. Башта батучы янына Һиндстанның бер студенты йөзеп китә һәм шулай ук бата башлый. Алар янына тагын икесе йөзеп китә.

Нәтиҗәдә, бәлагә таручы үз артыннан бөтен иптәшләрен су төбенә алып китә. Гадәттән тыш хәлләр турында коткару хезмәтләренә хәбәр итәләр. Водолазлар иртән һәлак булганнарның мәетләрен тартып чыгарган. Алар якынча бер урында булган.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле