Бала бабасы белән карлыган җыярга бара: гәүдәсен суда табалар

5 августта Волгоград өлкәсендәге Камышин районындагы Түбән Дорбинка авылы ягында өч яшьлек бала текә ярдан егылып төшә һәм Идел елгасында батып үлә.

  • Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала бабай белән бергә карлыган җыярга урман полосасына киткән, — дип Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Наталия Рудник сөйләгән.
  • Ир машинаны күләгәдә калдырып, үзе карлыган җыярга китә. Шул вакытта бала машинада кала. 15 минуттан соң ир баланы машинада да, тирә-юньдә дә тапмый, шуннан соң ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итә.

Берничә сәгать узгач, малайның гәүдәсен Идел култыгында табалар. Тикшерүчеләр фаразлаганча, малай машинадан чыгып, мөстәкыйль рәвештә йөри, текә яр читенә бик якын килә һәм елгага егылып төшә, аннан чыга алмый.

Билгеле булганча, бала тәрбияләнгән гаилә уңай характерлана. Фаҗига факты буенча тикшерү башланган, бәхетсезлек очракларының төгәл шартлары билгеләнә.

Фото: V1.RU

Чыганак: V1.RU

 

 

Бәйле