Медицина фәннәре докторы, эпидемиолог Михаил Фаворов хәбәр иткәнчә, якындагы ике елда Россиядә битлек режим сакланачак.
“Перчаткалар, санитайзерлар турында-бу аерым мәсьәлә. Тик битлек-әйе. Якындагы ике елга битлек — әйе. Ошыймы бу яки ошамыймы. Мин дә битлеккә түзә алмыйм, тик мин аны киям. Аңлагыз, бусезне генә түгел, якыннарыгызны саклый», — дип сөйләде ул RT журналистларына..
Михаил Фаворов шулай ук октябрьдә барысы да «март — апрель айларындагы кебек»булыр, дип фаразлады. Ул реанимацияләрдә койкалар әзерләргә чакырды.
Чыганак: russian.rt
–
–