Кызык та, кызганыч та: «Подпольный Сабантуй» ролигында полицейскийны уйнаган актёрга суд җәза бирә [видео]

-- Лейла
// Татат Тудей // Татар Бүген //

Казанда яшерен Сабантуе турындагы роликта уйнаган актер Рамил Исмәгыйлевны («оперативник» ның исеме) штрафка тартканнар. Полицейский уйнаган актерны үз ишегалдында, ул өйдән су артыннан кибеткә чыккач тоткарлыйлар. 

Билгеле булганча, роликны полицейскийлар караган икән. Икенче көнне үк актерның кемлеген, яшәү урынын ачыклый һәм тоткарлый. Рамил полиция формасында роликта төшкән өчен  РФ Административ хокук бозулар кодексының 17.12 маддәсе буенча кулга алына. Бер айдан соң суд хокук бозуны таный һәм актерга штраф яза.

Нәтиҗәдә, суд актерны полиция формасында төшкәне өчен 1 мең сумга штрафка тарткан. Штрафтан тыш, ул форманы да юк итәргә кирәк.

Чыганак: kazan_afisha_news инстаграм аккаунты

 

Бәйле