Волгоградта газ станциясендә цистерна шартлый… Зыян күрүчеләр саны?

//Татар Тудей// Татар Бүген//

10 август 11:40 сәгатьтә Волгоградның Трактор заводы районында газ станциясендә шартлау була.

⠀- Шартлау нәтиҗәсендә сигез кеше зыян күрә. Өч кешенең җиңел җәрәхәтләре бар, бер кеше хастаханәгә озатыла- дип хәбәр итә Волгоград өлкәсенең Сәламәтлек саклау комитеты.

Шаһитларның сүзе буенча, шартлау тавышы хәтта танылган «трактор базары»нда да ачык ишетелгән, бу исә сәүдәгәрләр һәм килүчеләр арасында курку уяткан. Якын тирәдәге йортларда да фатир тәрзәләре калтыраган.

 

Чыганак: РИА Новости

Бәйле