Анадан яңа туган сабыен һәм 5 яшьлек улын тартып алганнар. Сәбәбе…

-- Лейла

Башкортстанда  яшәүче Ольга Афанасьева Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтан ярдәм сорый. Үзе өчен түгел, ә туганы Алена өчен. Опека хезмәткәрләре Аленадан яңа туган кызы Янаны һәм биш яшьлек улы Богданны тартып алганнар. Моның сәбәбе — бала тапканнан соң кайбер хатын-кызларда күзәтелә торган депрессия, ди Ольга ханым.

«Алена Гафури районында гомер кичерә. Туганымда депрессия, психоз башлангач, аны Стәрлетамак психиатрия дәваханәсенә салдылар, — дип яза ул. — Аны дәваханәгә салып ике сәгать үтүгә опека хезмәткәрләре килде һәм балаларын алып китте».

Чиновниклар үз гамәлен, сабыйларның картәнисе бик өлкән яшьтә булу сәбәпле, аларны тиешенчә тәрбияли алмый, дип аңлата. Тик Ольга ханымның сүзләре буенча, аларның гаиләсендә картәниләреннән башка сабыйларны карап торырлык тагын өч хатын-кыз — Аленаның апа һәм сеңелләре бар. Богдан әлеге вакытты приютта, ә Красноусол дәваханәсендәге Янаны арытаба Уфадагы сабыйлар йортына (дом малютки) урнаштырмакчылар.

Видеомөрәҗәгате ахырында Ольга ханым республика җитәкчесеннән гаиләне саклап калуда ярдәм итүен үтенә. Аленаның дәваханәдә булуы — вакытлыча күренеш, ди ул.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле