Тарихи вакыйга: Шәймиевка һәйкәл куела [фото]

-- Лейла

10 август Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка беренче һәйкәл куелды. Бу — аның туган авылы. Әлеге вакыйганың шаһиты булган  татар теле белгече, сәяхәтче Эльза Нәбиуллина бу хакта үзенең инстаграмында хәбәр итте. Рәсми ачылыш 26 августка билгеләнгән.

 

«Рәсми ачылыш 26 августка планлаштырыла. Шул ук көнне «Бабайда кунакта» паркы ачылышы да көтелә. Авылда зур кунаклар (хәтта Мишустин да) киләчәк дип сөйлиләр» — дип яза Эльза.

 

Бәйле