- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
2019 елның 22 июнендә М7 трассасында “Шкода Рапид” машинасы юл кырыеннан барган 28 яшьлек Инзилә Зәләеваны бәрдерә. Хатын-кыз урында ук һәлак була.
⠀
Руль артында 22 яшьлек егет була. Аның сүзләре буенча, хатын-кыз юл аша чабып чыга торган була. Шулай ук медэкспертиза һәлак булучының канында 4,4 промиль алкоголь булганлагын да исбат итә. Әмма туганнары аны ап-аек хәлдә булуын әйтәләр.
⠀
Суд, гаепне Инзилә Зәләева өстендә калдырып, җинаять эшен ачмый. Инзиләнең ике кечкенә яшьтәге баласы кала.
–
–