«Вилдан Шәмсетдинов пирамидага кушылып, кешеләрне алдый»

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Җырчы Вилдан Шәмсетдинов «Elvin Grey» лейблыннан куылды. Хәзер лейбл бу хәлгә үзенең аңлатмасын язып узган. 

«Вилдан контракт буенча иҗат белән шөгыльләнергә тиеш иде. Ул моны үтәмичә, пирамидага кереп китә һәм фанатларын да өнди. Нәтиҗә шундый гына булыр: пирамида ишелер дә бар кеше бурычка батып калыр. Димәк. лейбл да минуста кала. Вилданга кешеләрне алдаларга кирәкми дип аңлатырга тырыштык, ләкин ул аңламады, шуңа да лейблдан куылды. Репутация мөһимрәк».

Фанатлар арасында күп кенә кеше Вилданның куылуы Гөлназ Асаева белән никахлашуга бәйле дип уйлый иде. Лейбл монда да аңлатма керткән:

«Гөлназ турында, зинһар, язмагыз. Вилдан, Гөлназ, Радик өчпочмагында булган хәлләр моның белән берничек бәйле түгел. Радикның үзенең тормышы һәм аның янында искиткеч Изи (Инзилә). Ә Вилданның — Гөлназ. Монда Вилданның зур хатасы — контракт шартларын үтәмәү», — дип язып узды «Elvin Grey»лейблы.

Фото: Вилдан Шəмсетдиновның инстаграмыннан

 

Бәйле