Россиядә балаларга айлык пособиене арттырырга уйлыйлар. Күпмегә?

-- Лейла

Хезмәт министрлыгы 2021 елда 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган, аз керемле гаиләләргә айлык пособиене арттыру турында норматив акт проектын эшли.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, гаиләне ярлылыктан чыгару өчен (ягъни җан башына туры килгән керем барыбер яшәү минимумыннан түбәнрәк калган) балаларга айлык пособие җитәрлек булмаган. Шуңа күрә министрлык 2021 елда пособие күләмен дифференциацияләү мөмкинлеген максатка ярашлы дип саный.

Ел башында президент Федераль Җыенга Юлламасында әйткәнчә, әгәр гаиләләрне ярлылыктан чыгару өчен яңа түләүләр җитмәсә, киләсе елдан пособиеләр күләмен яшәү минимумына кадәр, ягъни хәзерге суммадан ике тапкырга арттырырга мөмкин.

 Чыганак: "БИЗНЕС Online".

Бәйле