Яңа уку елы: өйдәме, мәктәптәме?

-- Лейла

Әлегә әти-әниләргә берни әйтелмәде. Яңа уку елы башында белем йортлары мәктәп укучылары өчен үз ишекләрен ачармы? Социаль челтәрләрдә таралган төрле хәбәрләр әти-әниләрне аптырашта калдырды.

Татарстанның мәгариф министры Рафис Борһанов белдерүенчә, әлегә ата-аналарга бернинди хәбәр дә җиткерелмәгән. Министр журналистларга белдергәнчә, рәсми карар министрлык, сыйныф җитәкчеләре аша билгеле булачак. – 1 сентябрьдә 1нче сыйныфтан башлап 11нчеләргә кадәр – барыбыз да укырга барырга әзерләнәбез. Бөтен санитар таләпләр үтәләчәк. Вазгыять аңа кадәр йә кырысланырга, йә йомшартылырга мөмкин. Барыбызга да бу вирус белән яшәргә һәм укырга өйрәнергә кирәк булачак. Тынычланырга ярамый. Без, гомумән, су басса да, кар яуса – бөтен очракка да әзер булырга тиеш, – диде Рафис Борһанов.

Мәгариф министры белдерүенчә, яңа уку елына әзерлек тулы көченә алып барыла. Кышкы чорга биналарны әзерләү эшләре буенча аерым штаб төзелгән. Рафис Борһанов мәгариф системасында шундый 4 меңнән артык объект барлыгын әйтеп узды. Аларның барысында да эш тәртипкә салынган булырга тиеш. Яңа уку елында 1-4 сыйныфлар мәктәпләрдә бушлай тукланачак. Бер үк вакытта республиканың 1402 мәктәбе, шул исәптән аз комплектлы мәктәпләр дә тотрыклы интернет белән тәэмин ителәчәк. Моның өчен миллиард сум тотылачак. Бу онлайн уку максатын күздә тоту өчен генә эшләнми, дәрестә интернет ресурларны нәтиҗәле файдалану, төрле тәҗрибәләр үткәрү өчен дә кулланылачак.

Укучылар, студентлар өчен дә 35 пункттан торган санитар таләпләр эшләнгән. Министр анда кайбер пунктлар өстәлергә мөмкин икәнлеген дә искәртте. – Бер-беребезгә карата игътибарлы булырга, тирә-яктагы кешеләр турында да кайгыртырга өйрәнергә тиешбез. Кеше үзен начар хис итүгә битлек кияргә, шунда ук тикшеренергә тиеш. Үзен генә түгел, башка хезмәттәшләрен зарарланмас өчен дә кирәк бу, – диде министр. Уку барышы, гомумән, уку йортлары ачылыр алдыннан генераль җыештыру үткәрелергә, көн дә дезинфекция чаралары белән юылырга, гомуми кулланыла торган урыннарда, ашханә, санузелларда антисептиклар, һаваны йогышсызландыру өчен озонаторлар куелырга, бүлмәләр җилләтелергә тиеш. Көненә ике тапкыр укучыларның тән температурасы үлчәнеләчәк.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле