Фирдүс Тямаев хатыны турында елмаеп: «Аена йөз мең туздыра, ун мең алып кайта» [видео]

//Татар Бүген// Татар Тудей//

Алсу белән Азат Фазлыевлар Фирдүс Тямаевның гаиләсен NL компаниясенә чакыра. Бу турыда җырчы Инстаграм битендә видео урнаштырган.

«Дуслар, менә Азат белән Алсу безне NL компаниясенә өндәргә килделәр. Аллага шөкер, минем хатын да бит инде. Аена йөз мең туздыра, ун мең алып кайта», — дип көлә Фирдүс Тямаев.

«Дөресен сөйлә», — дип әйтә Азат Фазлыев.

Инстачылар болай яза:

«Спорт кирәк, Фирдүс абый. Мин андый әйбергә ошанмыйм. Ул организмны боза дип уйлыйм»

«Фирдүс дөрес сөйли, ул турыдан бәрә»

Комментарий язучы арасында Фирдүс Тямаевның хатынына дә бәйләнүче бар: «Нәрсәгә ул чәчен минут саен сыпырып утыра». Бүтәннәре Резиданы яклап: «Ул бик тыйнак, шуңа күрә каушый», дип язалар. 

Фото: видеодан скриншот

Чыганак: Фирдүс Тямаевның Инстаграмыннан 

Бәйле