Путинның кызы коронавирустан прививка ясаткан: хәле ничек?

Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәт утырышы барышында бер кызының COVID-19дан прививка ястуын әйткән.  

«Кызым экспериментта катнашты. Беренче прививкадан соң аның температурасы 38 иде, икенче көнне – 37дә күпмедер», дигән ул («РИА Новости» китергән цитата). Путин Россиянең коронавируска каршы вакцинаны беренче булып теркәвен белдереп, препаратның нәтиҗәле булуын һәм иммунитет барлыкка китерүен әйткән.

Фото: http://www.kremlin.ru/

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле