Казанда 20 яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшә һәм… [фото]

Казанда коткаручылар подъезд козырегына биеклектән егылган яшь кызны алып төшәләр. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу хәл 10 августта сәгать 15:00 тирәсендә Сибгат Хәким урамында була. Коткаручылар носилкалар һәм альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә зыян күрүчене аска төшереп, медицина ярдәме бригадасына тапшыралар.

Фото: пресс-служба ГУ МЧС РФ по РТ

Чыганак: Бизнес Онлайн
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий