Җырчы Ильвина язмыш турында: «Авылга кайтам да, ятып кына торам…»

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Ильвина Инстаграм битендә акыллы фикерләре белән бүлешә. Хәзер дә шуларның берсен язып салган. 

«Мин курыкмыйм! Төшенкелеккә бирелүдән һәм егылудан курыкмыйм.

Булгалады инед… Авылга кайттым да, ятып кына тордым, беркем белән аралашмадым. Бу үзеңне гәепләү. Үзеңә начар сүзләр әйтәсең… Һәм үзеңне кызганасың, хәтта бәхетсез булу ошый да башлый.

Ләкин! Кайчаныдр тормышның дәвам итүен барыбер аңлыйсың. Мин яшим, кояш балкый. Бар да яхшы! Торасың да алга таба барасың!

Эш бөтенләй язмышта түгел. Язмыш — ерткыч кебек. Курыксаң, ул һөҗүи итәчәк. Курку булмаса, кая кирәк, язмыш шунда илтәчәк.

Мин хыялланырга өйрәнәм. Алдыма югары максатлар куям. Эшнең нәтиҗәсеннән түгел, ә барышыннан рәхәтлек табарга өйрәнәм. Мин үземдә энергия таптым», — дип язган җырчы.

Инстачылар комментарий язып калдырган:

«Матур фото, акыллы сузләр…»

«Син бик матур!»

«Минем дә шуңа өйрәнәсем килә»

Фото: Ильвинаның инстаграмыннан

Чыганак: Ильвина инстаграмыннан

 

 

 

Бәйле