Ашлык астында калып һәлак булган Наил Шәфигуллин турында: «Без бик яхшы укытучыны югалттык..»

-- Лейла

– Наил Шәфигуллин бик хөрмәтле кеше иде. Хатыны Гөлзия белән ике ул үстерделәр. Малайлары, буй җитсә дә, үз тормышын кормаганнар әле. Наилнең әти-әнисе дә исән-сау.  Аның кинәт үлеме барыбызны да тетрәндерде, – ди  Урта Курса  авылы җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Укытучылар элек-электән җәйге чорда амбарда эшләде бит инде ул. Безнекеләр дә шулай ярдәм итә иде. Наилгә ни булгандыр, билгесез. Барыбызны бер сорау борчый: ул нигә аска төште икән? Үзебезчә җавап та бирәбез, гомере беткәнгә, дибез.  Быел май аенда 50 яшен тутырган гына иде бит әле ул. Их, яшисе дә яшисе иде әле. Гаиләсе бу хәсрәтне бик авыр кичерә.  Гомернең кайчан бетәсен беребез дә белмибез шул. Бик кызганыч хәл.

Рәмзия ханым сүзләренә караганда, Наил абый бар яктан да үрнәк булган. Нинди генә эш булмасын, ярдәм иткән. Ярминкәләрдә катнашу булсынмы, каләм белән матур итеп язумы, рәсем ясаумы – барысы да аның кулыннан килгән. Алтын куллы иде, диләр аның хакында.

Мәктәп директоры Фәнил  Хәбибуллин исә, Наил Шәфигуллин турында тыныч кына сөйли алмый. Ирнең күңеле тула.

– Без Наил Фаилевичны «аяклы энциклопедия» дип йөртә идек. Аның белмәгәне булмады. Тарих, физика, җәмгыять белеменнән сәгатьләр буе сөйли ала иде. Мәктәптә нинди генә чара булмасын – барысында да ул катнашты. Әби роле кирәкме, бабайныкымы – кәгазьгә бер генә карап ала да, ятлап куя. Үз сүзләрен өстәп, рольләрне чын артистларча уйный иде. Балаларны БДИга да әзерләде. Акчага түгел. Ул акчаны кулы белән эшләп таба иде. Югары Курсада аның кулы тимәгән бер генә йорт та юк. Тәнәфес вакытларында авылның өлкәннәре аны сорап килә иде. Ул әби-бабайларның йорт җирен төзәтеп бирде. Мин аны шулкадәр хөрмәт итә идем. Йөрәк елый, югалту бик авыр, – ди директор. – Әле менә мәктәптә идек. Букчалар өләштек. Күңел Наил Фаилевичны көтә. Исәндер, менә-менә мәктәпкә килеп керер дип торам. Урыны оҗмахта булсын. Гаиләсенә сабырлык телибез.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле