Җәвит Шакиров: «Әгәр Зөлфиягә күз тия икән, өйгә кайткач, өшкерәм»

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Җәвит Шакиров Инстаграм битенә видео төшереп салган. Анда хатыны  Зөлфия кыска күлмәктә йөри. Кайбер инстачыларга бу ошамаган. 

«Кыска күлмәк кигән булып, килешми инде. Бу яшьтә тез курсәтеп, барыбер яшь була алмыйсың инде, кем генә булсаң да», — дип язган берсе.

Җәвит Шакиров җавапсыз калмаган: «Матур кешегә бөтен нәрсә дә килешә».

Икенче инстачы болай язган: «Зөлфиягә күз тидертәсең, Җәвит, бик якын алгансың. Хатынсыз кала күрмә»

Җырчы монда да матур итеп җавап юллаган: «Якыннан да, ерактан да,
Гел мин шулай төшерәм.
Әгәр куз тия икән,
Өйгә кайткач өшкерәм».

Чыганак: Җәвит Шакиров инстаграмыннан 
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий