10 ел чипсы гына ашап яшәгән кызны ничек коткаралар?

-- Лейла

Бөекбританиядә яшәүче бер яшүсмер кыз 10 ел дәвамында бары тик чипсы һәм ипи ашап яшәгән. Моның сәбәбе — ашау тәртибе бозылуы.

 

Өч яшендә  Иззи Коул  әнисе пешергән ризыклардан баш тарта башлый, әгәр дә аны көчләп ашатсалар, истерикаларга бирелүчән булып киткән. Еллар үтү белән проблема җитдиләнгән, табиблар исә берни эшли алмаган. Мәктәптә үсмер кыз сыйныфташлары белән бергә ашый алмаган.

 

Коул сүзләре буенча, дуслары белән бер өстәл артында ашый алмавы аңа социаль планда көчле тәэсир итә. “Ул яшьтә дусларың булу бик мөһим бит, ә мин алар белән бер дулкында була алмавымны яхшы тоя идем”, — ди Иззи.

 

Нәтиҗәдә кыз бары тик чипсы һәм ипи белән туклана. Башка ризыклар аңарда паника тудырган һәм укшыткан, күңелен болгаткан.

Беркөнне кызның әнисе очраклы рәвештә ашау һәм туклану проблемалары белән шөгыльләнүче гипнолог һәм клиник терапевт рекламасын күреп кала. Ике сәгать дәвам иткән гипноз сеансы  кызга ярдәм итә. Белгеч кабинетыннан чыккач, ул шунда ук өйдән алып килгән бутербродын ашый. “Кешеләр миңа карап аптырагандыр инде, үзем ашыйм, үзем елыйм”,— дип сөенече белән уртаклаша Иззи.

Чыганак: Омет

Бәйле