Әлмәт шәһәрендә 72 яшьлек әби елгага егылып төшә: коткаручылар аны…

Коткаручыларга хәбәр 12 август көнне 11:20 сәгатьтә килеп ирешә. 72 яшьлек әби үз саксызлыгы аркасында яр буеннан Зәй елгасына егылып төшкән. Янында булган кызы аңа ярдәм күрсәтергә тели, әмма ул әнисен судан чыгара алмаган.

Әлмәт коткаручылары һәм оператив төркем әлеге бу урынга 6 минуттан килеп җитә. Яр буен тикшергәннән соң, суга төшкән әби ярдан 10 метр ераклыкта табыла. Ул су агымы белән 300 метр аска төшкән була.

Көймә белән килгән коткаручылар әбине судан аңсыз хәлдә чыгара. “Ашыгыч ярдәм” күрсәткәннән соң, әбине шок хәлендә хастаханәгә илтәләр.

Фото: Шәһри Казан

Чыганак: Шәһри Казан

 

Бәйле