Җырчы Алинә Сафиуллина: «Җиләк тә, үрдәк тә, чеби дә сатам»

Эстраданың танылган җырчысы Алинә Сафиуллина җәйне эшкуарлык белән шөгыльләнеп үткәрә. Моңа кадәр ул җир җиләге, бал, каз, үрдәк, чеби сатса, бүген Казанга кара җиләк белән нарат җиләге алып килгән.

Алинәне урамда очратып, әңгәмә корып алдык.

— Алинә, бу җәй планнарыңны нык үзгәрттеме?

  • Шундый зур планнар белән яшәдем. Җәй көне Сабан туйларында җырларга хыялланган идем. Берсе дә тормышка ашмады. Әмма мин — бөтен әйбердән дә позитив алып яши торган кеше. Элегрәк җәй көне авылга кайтып керә алмый идем. Авылга кайтырга кузгалгач та, эш чыгып кире борылган чаклар күп булды. Ә быел мин шундый озак әти-әни янында яшәдем. Яздан бирле авылда мин. Моңа кадәр җиләк, кыяр-помидор өлгергән вакытларны күрми кала идем. Быел бакчада яшелчә-җимешләр утыртып, җиләк җыеп рәхәтләндек.

— Җиләк җыю сәләте һәркемгә дә бирелмәгән. Бигрәк тә аны сату…

  • Без электән җиләк җыябыз. Җиләк җыю – безнең чир ул. Бүтән бармыйм, дип арып кайтабыз да, бер-ике көннән чиләк күтәреп тагын җиләккә китәбез. Элек җиләкне үзебез өчен генә җыеп, суыткычларны шыплап тутырып куя идек. Билгеле, ул кадәр җиләкне ашап бетереп булмый. Яз көне малларга алып чыгып салдык. Үткән ел бер артист “җиләк сатмыйсыңмы?” дип сорагач, сатарга булдым. Апаларныкын да, үзебезнекен дә саттым. Быел да тик ятканчы дип, җиләк җыеп сатарга уйладым. Интернетта таныш-белешләргә, төрле төркемнәргә тәкъдим иткәч, алырга теләүчеләр күп булып чыкты. Үзем яшәгән торак комплексында да хәйран җиләк сатылды.

— Җиләк җыям дип, хәтта чит республикага да барып җиткәнсез икән.

  • Туганыбыз чакыруы буенча, Мари урманнарына бардым. Без – артистлар кая да булса йөреп ияләнгән бит. Бу миңа үзенә күрә бер экскурсия булды. Андагы матурлыкны, зур-зур агачларны күрсәгез! Нинди генә үләннәр, гөмбәләр үсми! Без кара җиләк җыйдык. Куагында аеруча матур икән. Кичә кабат шунда бардык. Бүген менә сатарга Казанга алып килдем.

— Җиләк кенә түгел, башкасын да сатасың бит әле?

  • Әниләр электән үк сата. Мин исә аларга ярдәм итәм. Миңа язылган кешеләр белә, мин тавыклар да, казлар да сатам. Акчасын санамыйм, миңа бу эшне башкару ошый. Әйтик, җырларга чакыралар, ди. Мин бу эшемне яратып эшлим. Өч кенә җыр сорыйлар икән, вакытка сыйсам, дүртне дә, бишне дә җырларга мөмкин. Мин моннан ләззәт алам.

— Алинә, җәй буена барлыгы күпме акча эшләдең?

  • Монда бит керемне генә түгел, сарыф ителгән вакытны, ягулык чыгымнарын да исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә мин моны санап утырмадым. Шуны әйтәсем килә, бот күтәреп диванда ятарга, “эш юк” дип зарланырга кирәкми. Без җир җиләген су сибеп үстермәдек, үссен дип тирес салмадык. Ул бар, үсә, ана бары тик җыеп алырга гына кирәк. Әгәр кеше акча эшләргә тели икән, акчаны эшләп була.

Фото: Алинә Сафиуллина инстаграмыннан

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле