Хәмдүнә Тимергалиева комада булган: «Ничектә җырлап чыктым да егылдым»

-- Лейла

— Бу хәл 2 гыйнварда ук булды, — дип сөйләгән Кызыл Таң газетасына Хәмдүнә апа. — Арчага бик якын танышымның юбилеена бардым, рәхәтләнеп җырладым. Чыгышымны тәмамлап, чыгып утырган идем, тагын сорап җырлатырга уйлыйлар. Кире кагып буламыни инде… Чыктым, җырлыйм, икенче куплет ахырында тел көрмәкләнә башлады. Ничек тә җырлап чыктым да егылдым.

Казанга алып кайтып, дәваханәгә салдылар. Урынга ятканымны хәтерлим, калганын — юк. Өч көн комада булганмын. Уянып киттем дә иң беренче чиратта йөрәгемне тотып карадым. Тибә бит, алтынкаем! «Иии, исәнсең икән, йөрәккәем!», — димен. Табиблар көлеп җибәрде. Шуннан соң бик җентекле дәвалау башланды. Тернәкләндем. Җырларга да маташам әле. Башта авыррак булды, хәзер барысы да элеккечә инде, шөкер.

Элеккечә, димәк, сәхнәләрне тутырып, тәрәзә пыялаларын зыңлатырлык итеп инде, шулай бит, Хәмдүнә апа?! Сезме соң инде теләсә нинди чир-чорга бирешә торган кеше!

Апабыз туган ягы Борай районының 90 еллыгына әзерләнә, сентябрьдә тормыш юлына багышланган китабы чыгуны көтә. Һәм… һаман да яшь егетләрнең күңел кылларын чиртә!

  • Башкортстаннан Айдар Рәкыйпов дигән егет эзләп тапты әле, апаем, — дип, серен уртаклашты ул. — Бакчама килеп керде. Озын буйлы, чибәр егет, тавышы көчле! Тәкъдим ясый миңа..
  • Китчәле…
  • Дуэт җырларга инде! Әлегә…

Булдырыр да бу Хәмдүш!.. дип хәбәр итәләр Кызыл Таң газетасында.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле