Татарстанда йөкле хатын-кыз эченнән чәч белән майдан гына торган шеш алганнар

Айгөл йөклегенең унҗиденче атнасында кисәк басып та, утырып та тора алмаганына зарлана. Әлеге шеш балага да комачаулый башлаган була.

Айгөл йөклегенең 17нче атнасында эч авыртуга зарлана. Балтач хастаханәсенә килә. Хирург аны карый һәм эчендә шеш барын ачыклый. Хатынны МРТга җибәрәләр. Айгөлнең эчендә 12 см зурлыктагы шеш булуы билгеләнә. Аны ашыгыч рәвештә Казанга РКБга озаталар.

Акушер-гинекологлар һәм хирурглар операцияне авыртуны баса торган даруларсыз гына ясап, йөкле хатынны да, аның туачак баласын да саклап калып була дигән карарга килә.

Айгөлнең эченнән шешне алалар, ләкин аның белән бергә бер күкәйлеген дә алылрга туры килә. Бу шеш май тукымаларыннан һәм чәчтән торган булып чыга. Гадәттә мондый шешләрдә чәч була. Икенче көнне үк йөкле хатын үзе йөри һәм утыра башлый.

Операцияне хирургия бүлеге җитәкчесе Александр Киршин, анестезиолог-реаниматолог Людмила Камаева, шəфкать туташы Ираида Тямакова ясаган.

Фото: РКБ Татарстан инстаграмыннан 

Чыганак: РКБ Татарстан инстаграмыннан

Бәйле