15 сентябрьдән чикләүләрне кире кайтару турындагы имеш-мимешләргә Собянинның җавабы

-- Лейла

Мәскәү мэры Сергей Собянин 15 сентябрьдән Мәскәүдә коронавирус аркасында чикләүләр кайтуны имеш-мимешләр белән атады. Аның сүзләренә караганда, шәһәр хакимиятенең мондый планнары юк.

«Бу уңайдан бернинди планнарыбыз юк, дип күп тапкыр әйттем инде. Имеш-мимешләргә ышанырга кирәкми«,-диде шәһәр башлыгы «Россия-24»  телеканалына биргән интервьюсында.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр хакимияте кайбер чикләүләрне җәй башыннан төшерә башлаган иде. Узган атнада Собянин Мәскәүдә коронавирус аркасында кертелгән чикләүләр тагын берничә ай гамәлдә булыр, дип белдерде.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле