Танылган эстрада җырчысы вафат

Җырчы Валентина Легкоступова 14 августта вафат була.

  • «Бүген 15:30 сәгатьтә искиткеч якты кеше, иң яхшы әни, кыз һәм әби вафат булды», — дип җырчының кызы Анетта Бриль үзенең Инстаграм битендә язган.

Валентина Легкоступова-эстрада җырчысы, Русиянең атказанган артисты. Ул 1985 елда дебютта катнаша, ә 80 нче еллар ахырында яшь башкаручылар конкурсларында призлы урыннар яулый. Артисткага 1987 елның 1 гыйнварында «Голубой огонёк» программасында беренче тапкыр яңгыраган «Ягода-малина» җыры аеруча зур танылу китерде.
Җырчыны баш травмасы белән хастаханәгә салулары турында 11 августта билгеле булган иде. Мәскәү хастаханәсенә авыр хәлдә китергәннәр. Ул бик каты имгәнгән булган.
Чыганак: РИА Новости 

Бәйле