Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны артамы?

Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны 53кә җитте. Бүген әлеге зәхмәттән тагын ике үлем очрагы турында хәбәр иттеләр.

Бер үлем очрагы Казанда теркәлсә, икенчесе Чаллыда дип хәбәр иттеләр. 1954 елда туган Казан кешесе Сугыш ветераннары госпитале каршындагы вакытлыча инфекцион хастаханәгә китерелә. Пневмания диагнозы хроник авырулар белән кыенлаша. 1941 елда туган Чаллыда яшәүче ханымны да шул ук диагноз белән җирле хастаханәгә китерәләр. Кызганыч, алар авыруны җиңә алмый. Вирус исә экспертиза нәтиҗәсендә тәгаенләнгән.

Чыганак: Шəһри Казан

Бәйле