Рифат Фәттахов: «Татарстанда концертлар үткәрүне рөхсәт итәргә мөмкиннәр». Тик шарты бар…

-- Лейла

Татарстанда концертлар үткәрүне рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Әлеге шатлыклы хәбәрне Ваһапов фонды рәисе Рифат Фәттахов үзенең  инстаграмында яза.

«Шушы көннәрдә Татарстанда залларда концертлар үткәрүне рөхсәт итүче рәсми карар көтәбез. Дөрес, кайбер чикләүләр белән. Әйтик, әлегә залны 50 проценттан артык тутырмау шарты белән» — дип белдерә Рифат әфәнде.

Ваһаповчылар бу көннәрдә дә тик ятмыйлар икән. Мәсьәлән, Зәлилә 14 август ТНВның Фәридә Төхвәтуллина бәйрәм концерты сьемкаларында булып каайткан.

Бәйле