Рөстәм Миңнеханов беренче «сатучысыз» авыл кибетендә икмәк сатып ала [видео]

-- Лейла

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Балык Бистәсе районына эш сәфәре вакытында беренче «сатучысыз» авыл кибетендә икмәк сатып алды. Ул Шумбут авыл җирлегендә урнашкан.

Балык Бистәсе районы «сатучысыз» проектын тормышка ашыру өчен сынау мәйданчыгы итеп билгеләнде. Шулай итеп, сәүдә ноктасында кибет эшендә кулланыла торган аппарат-программа комплексын камилләштерү буенча фәнни-тикшеренү эшләре үткәрелде, ассортиментны киңәйтү буенча эшләр башкарылды.

Мондый кибетнең максаты-халыкка товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә онлайн-заказ бирү, кешбэк белән фермер продукциясен сату  мөмкинлеге бирү. Якын арада шундый ук «сатучысыз» кибетләр башка торак пунктларда да барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, сатучыдан башка кибетләр — «цифрлы авыл»проектының бер юнәлеше. Беренче шундый кибет 2020 елда Казанда, ИТ-парк мәйданчыгында ачылды. Идеянең авторы — Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев.

Чыганак: кazanfirst.ru

Бәйле