Җырчы Диләрә Илалтдинова кайгысы белән уртаклаша

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Җырчы Дилəрə Илалтдинова 15 август көнне əбисен югалтуы турында хəбəр итте. 

«Эх әбием, әбием… Бүген якты дөньялардан китеп бардың… 94 яшеңне тутырып, җаның теләгән соңгы ашларыңны укытып китеп бардың… Рәхмәт сиңа безне үстереп, яхшы әби булуың өчен. Син бәхетле әби, онык-оныкчаларыңны күрдең. Кайтып синең белән бәхилләшергә өлгердек, сөйләштек, Аллага шөкер! Тыныч йокла, риза булып кал, әбием. Хәзер син бабай белән инде, сөенгәндер бабай. Урының оҗмахта булсын, Раббым!», — дип язган ул.

Инстачылар кайгысы белән уртаклаша:

«Кайгыңны уртаклашам!  Урыны оҗмахта, авыр туфраклары җиңел булсын».

Фото: Диләрә Илалтдинова инстаграмыннан

Чыганак: Диләрә Илалтдинова инстаграмыннан 
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий