Башкортстанда фаҗига: 17 яшьлек кызның гәүдәсен мунчада тапканнар…

Башкортстанның Бөрҗән районында фаҗига булган. Анда 17 яшьлек кыз вафат булган. Әти-әнисе аның үле гәүдәсен үз мунчасында тапкан.

Үсмер быел училищеның беренче курсын тәмамлаган. Һәлакәт урыныннан хокук сакчылары кесә телефоны һәм бау алган. Язма табылмаган.
Хәзер тикшерүчеләргә фаҗиганең сәбәпләрен һәм кызны мондый адымга нәрсә этәрүен ачыкларга кирәк булачак.
Әлеге факт буенча тикшерү башланды.

Фото: day.org.ru

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле