Дилә Нигъмәтуллина: «Бишенче катка менеп җиттем дә, күрәм баскычта биш мең ята…»

Дилә Нигъмәтуллина үзе белән булган кызык хәлне инстадусларына сөйләде. 

«Эләктем бит мин, җәмәгать. Сезгә дә бер кызык сөйлим әле.
Кичә өйгә кайтып барыш. Мин күп очракта фатирга кадәр лифтта түгел, җәяү генә менәм. 5 нче катка менеп җиттем дә, күрәм баскычта 5 мең ята. Бер секунд эчендә башка мең төрле уй кереп чыкты: кемнеке төшеп калган икән? Хәзер алам да, белгәннәргә шалтыратам? Хәзер мин алмасам, берәр җүнсезе алыр да, югалткан кеше чынлап та акчасын таба алмаса? Ә мин бөтен белгән күршеләргә шалтыратам да, акча табыла имеш… Шулай да, тимәдем, калдырдым. Әмма аннары, барыбер борылып акчаны алдым.
Кулга алгач кына, уенчык акча икәнен күреп алдым. Шундый кызык булды бу миңа. Үземнең уйларымны исә төшерә-төшерә, ерык авыз белән фатирга кереп килдем. Керсәм, кулында 5000 акча белән Сәфинә басып тора. Мин аны-моны әйтмичә хәлләрен генә сорадым да…

Ә Сәфинә: «Әни, ә син нишләп шулай озак мендең?»

Мин: «Җәяү мендем»,- дим.

«Ә син менгәндә баскычта бернәрсә дә күрмәдеңме»,- дип сорагач та, хикмәт нәрсәдә икәнен аңладым.

Болар иптәш кызы белән шаярып, уенчык 5000 акчаны берничә подъездга ташлап чыкканнар икән, ләбаса. Имеш кеше чын акча тапканына сөенә дә, аннары алгач ялган икәнен күрә. Вот кызык!
Ә мин бит шуңа тотылдым. Рәхәтләнеп көлдем. Шаян кыз үсә. Юмор булган кешегә бу тормышта яшәве җиңелрәк. Шаярып яшәгез!», — дип язган җырчы.

«Әтисе кебек шаян Сәфинә», — дип язган инстачылар.

Чыганак: Дилә Нигъмәтуллина инстаграмыннан 

 

Бәйле