Егетләр әбине өченче каттан ташлаганнар…

Бу коточкыч хәл Омск өлкәсендә булган. 26 һәм 28 яшьлек егетләр 84 яшьлек әбинең йортын талаганнар. Алар башта аны тукмаганнар, арытаба өченче каттан урамга ташлаганнар.

Пенсионер хатынның гәүдәсен табучылар шунда ук ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Бирегә килгән табиблар әбинең алган җәрәхәтләрдән үлүен раслаган.

Бүген җинаятьчеләрне тоткарлаганнар. Аларны подъезд алдында торган видеокамералар ярдәмендә тапканнар. Арытаба егетләрнең наркоманнар булуы ачыкланган. Хәзер аларга 15 елга якын төрмә яный. Шулай ук, аларны психологлар да тикшерәчәк.

Фото: narodna-pravda.ua

Чыганак: Кызыл Таң
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий