1 сентябрьдә ата-аналар өчен…

Прогрессив белем бирү институты җитәкчесе Анна Маркс Русиядә беренче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен 1 сентябрьгә ял көне кертергә тәкъдим итте. Тиешле мөрәҗәгатьне, «РИА Новости» язганча, Маркс вице-премьер Татьяна Голиковага юллаган.

Маркс сүзләренчә, институт августның беренче декадасында сораштыру уздырган, ул төрле төбәкләрдә 1,6 мең ата-ананы колачлаган, һәм респондентларның 56 проценты беренче сентябрьдә балаларын мәктәпкә озатырга ниятләүләрен белдергән, шул ук вакытта күпчелегенә моның өчен ял алырга туры киләчәк, калганнары эшкә соңрак чыгу өчен эш бирүче белән килешергә карар кылган.

Моннан тыш, психологлар фикеренчә, 1 сентябрьдә ата-аналарның булуы беренче сыйныф укучыларының эчке тынычлыгы өчен бик мөһим, чөнки укыту башланган вакытта алар көчле стресс кичерергә мөмкин.

Чыганак: Кызыл Таң
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий