Башкортстанда фаҗига: суга кергән дә, чыкмаган…

Бөрҗән районында хәбәрсез югалган 20 яшьлек Өлфәт Әхмәтовны эзлиләр.

Яшь кеше серле рәвештә юкка чыга. Социаль челтәрләрдә туганнары сөйләвенчә, Өлфәт өенә 13 августта армиядән ялга кайткан, егет контракт буенча хезмәт итә. Октябрьдә ул кире хезмәткә китәргә тиеш.

Бу көнне ул әтисе белән Шүлганташ мәгарәсе янында елга буена ял итәргә килә. Кичке бишләр тирәсендә Өлфәт юкка чыга — ул су буена төшкән, аңа кергән, ә кире чыкмаган.

Хәзер районда аны эзләү башланды — битараф булмаган, бигрәк тә көймәләре булган кешеләрне эзләүчеләргә кушылуны сорыйлар. Бөтен тирә-юньне актарырга кирәк.

Фото:  autoassa.ru

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле