Укучылар һәм укытучыларны яңа уку елында битлекләр кияргә тиеш булачакмы?

-- Лейла

Россия мәктәпләре укытучыларын яңа уку елында коронавирусны профилактикалау максатларында битлекләр кияргә мәҗбүр итәчәкләр, дип белдерделәр 18 август Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линиясендә.

«Балаларны битлек кияргә мәҗбүр итмәячәкләр,тик ата-аналары теләсә, алар кияргә мөмкин. Укытучылар аларны йөртергә тиеш», — дип хәбәр итте Агентлыкның әңгәмәдәше.

Аның сүзләренә караганда, әгәр укытучы әлеге таләпне үтәмәсә, ата-аналар мәктәп администрациясенә мөрәҗәгать итә ала.

Элегрәк РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Россия төбәкләре 1 сентябрьдә мәктәп линейкаларын уздыру форматы турында мөстәкыйль рәвештә карар кабул итәчәк, дип белдерде. Яңа уку елында дәресләр көндезге форматта узачак.

Чыганак: ТАСС

Бәйле