- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Күп җырчылар инстаграмда үз язылучыларына якынрак булу теләге белән аларның кайбер сорауларына җавап бирәләр. Җырчы Дилә Нигъматуллина да үзенең инстаграмында кызыклы сорауларга җавап бирә. Аларның берничәсе:
“Икенче бала алып кайту теләге юкмы?” дигән сорауга җырчы кыска гына “бар” дип җавап бирә.
“Иртән йокыдан уянгач та тормыйча ятырга яратасызмы?” кебек сораулар да кызыксындыра җырчының язылучыларын.
“- Минем ирем иртән тормыйча ялкаулар гына ята дип уйлый. Уянгансың икән – торырга кирәк. Ул миңа ялкаулыгымны җиңәргә булыша. Мин көн саен иртәнге 6 да торып, аны эшкә озатып калам” – ди Дилә ханым.