Җырчы Чәчкә: «Тормыш чынлыкта җәһәннәм белән бер»

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Чәчкә яңа җырының тарихын сөйләде. Бу җырны ул авыр тормышлы хатын-кызларга багышлаган. 

«Биш-алты ел элек Татарстаннын бер районында җитәкчеләр генә жыелган бер банкетта жырладым. Шунда бер җитәкче кешенең тормыш иптәше минем яныма килеп, кулыма хат тапшырган иде.

«Юк, мин бүтәнн болай яши алмыйм. Түзәр хәлем калмады. Тормышыбызның асты өскә килде. Нәрсә булды безгә? Ә без, кайчандыр яратышып өйләнешкән парлар идек. Хәер, читтән карап, күзәтеп торучыларга безнең тормыш ал да гөл, оҗмахта яшибез! Ә чынлыкта исә җәһәннәм белән бер»

Бу чибәр ханым шушы темага җыр язуымны үтенде. Бик озак язылды бу җыр. Әзер булгач, биш ел тик ятты.
Яздырырга батырчылык итмәдем, курыктым.

Ниhаять, бүген яздырдым! Хит булсын дип түгел. Күпләр, бәлки, шушы җыр аша үзләренең тормышын күрерләр, дидем.

«Күңелне кузгаттыгыз җырыгыз белән. Күз яшьләремне тыеп бу сүзләрне язам», — дип язган инстачылар.

Фото: Чәчкә инстаграмыннан

Чыганак: Чәчкә инстаграмыннан 

Бәйле