Илназ Гарипов күршеләреннән гафу үтенгән: ни өчен?

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Җырчы Илназ Гарипов астагы күршеләреннән гафу үтенгән. Моның сәбәпчесе — Илназның кечкенә туганы Сәйдә. Кыз, мультфильм геройларына кушылып бии. Илназ абыйсын да тыпырдарга мәҗбүр итә.

Инстачылар кыз белән куйган видеоларны бик җылы кабул итәләр.  «Тәти кыз», «мәхәббәтле, сөйкемле бала», «артист үсеп килә», «шапылдатып яратасы килә бу кызны», — дип матур комментарийлар тезгәннәр.

Илназга: «Менә дигән әти булачаксыз», — дип язганнар.

Фото: Илназ Гарипов инстаграмыннан

Чыганак: Илназ Гарипов инстаграмыннан 

 

Бәйле