«Әтисе вафат булды. Ялгыз калды, авыл Советы рәисе гарипләр йортына җибәрде…»

-- Лейла

…Әти-әни булмаса да,

Тарта нигез, тарта нигез…

Тел әйтә алмаганны, җыр әйтте. Көй колагына керүгә, нәкъ бәләкәй чакта дәваханәдәге шикелле, көянтәдәй бөгелеп төшеп, “үз өйккәем” дип сулкылдап елап җибәргән…

Баскыч белән бергә Ришат та түбәнгә очты. Җир белән күк бергә тибрәлгән мизгелдә малайның башыннан: “Беттем!” дигән уй сызылып үтәргә өлгерде һәм лапылдап абзарның каты туң җир идәненә мәтәлеп килеп төшеп, нык итеп башы бәрелде, колакларыннан җылы кан китте. Калганын ул хәтерләми. Күлмәк белән тугангадыр, республика дәваханәсендә аңына килде. Акшарланган диварга, түшәмгә карап, озак ятты (һәрхәлдә аңа шулай тоелды). Йомшак тавышлы, әкиятләр сөйли торган әнисен, гел үзалдына кычкырынып йөргән, кырыс холыклы, каты куллы әтисен, көненә йөз сугышып, мең тапкыр татулашкан абыйсын, бергә кар атышып уйнаган, чана шуган иптәшләрен, тау кадәр биек булып, көрт өелгән ихаталарын, ак маңгайлы, бәләкәй Йолдыз исемле кызыл бозауларын, тышка чыкса, койрык кебек тагылып йөргән Муйнакны, ысылдап артыннан бастырып йөдәткән ата казларын, ишеге каты итеп ябыла торган өен – һәммәсен дә өзелеп юксынды. Күчтәнәч тотып, янына килеп хәл белүче булмады. Керпенеке төсле каты чәчле башына ак тыш кидерелгән одеялын бөркәнеп ятып, башкаларга сиздермәскә тырышып, үкси-үкси арып йокыга талды. Йоклаган саен, куркыныч төшләр кереп саташтырып йөдәтә, тагын куркып елап уянды. Сагынгангамы, бүген дә төшендә әнисен күрде. Ак бизәкле зәңгәр көянтәсенә ком белән ышкып ялтыратылган чиләкләрен асып суга барган имеш. Кулыннан ычкынган чиләген төшереп җибәрүдән куркып, зур итеп уелган бәкегә иелде, искәрмәстән боз ватылып, үзе төшеп китте. Кәҗә мамыгыннан бәйләгән кабарып торган шәле генә су агымына иярмичә, бозга ябышып калды.

– Әни, мә көянтәне, шуңа тотын, – дип ачыргаланып кычкырып, кулларын алга сузып елап уянды малай. Палатага ак киемдәге апа йөгереп кереп, авырттырып, укол ясады. Янәшә караватта яткан абый, малайны юатып, бер кулына – зур кызыл алма, икенчесенә кояш төсле әфлисун тоттырды. Бәләкәч сулкылдаудан туктаса да сагынуы басылмады. Аның янына ник килмәгәннәрен белә ул. Аларның авыллары урман эчендә урнашканлыктан, кыш көне бөтенләй машина йөрми. Укый торган апа-абыйларны да өйләренә ялга алып кайтырга көрәкле трактор гына бара ала.

“Зур үстең инде. Көзгә җидең тула, мәктәпкә барырсың. Аннан, тагын бераз үскәч, ун яшькә җиткәч, безне сагындырып, интернатта торып укырсың. Ялга кайтканыңны, тәмле әйберләр пешереп көтәрбез. Син “бишле”ләр төяп кайтырсың”, – ди торган иде улына әнисе, башыннан сыйпап.

Көзгә әллә ни күп калмады. Ришат унга кадәр саный белә, абыйсыннан өйрәнде. Абыйсы әйбәт аның. Уйнарга барса энесен дә ияртә.

“Абзар түбәсенә менеп, бәрәннәргә йомшак печән төшерербез, шырпы да ал. Качып салган кызыл тавыкның йомыркасын тапсак, шунда учак ягып, пешереп ашарбыз, әтинең бер тәмәкесен урладым, тартып карарбыз”, – дигән иде. Баскыч абзар эчендәге туң җирдән шуып авып китмәгән булса, монда, баш авырттырып, тиктомалга тилмереп ятмый иде ул.

Ришатны, җәй беткәндә, әтисе килеп алды. Капкаларын, чирәм баскан ихатага кергәч, өйләрен танымый торды. Бөтенләй тәбәнәкләнеп, бәләкәйләнеп, җиргә сеңеп калгандай тоелды; үсеп киткәнгәме, кояшта кипкәнгәме, ишеге җиңел ачыла; тәрәзә төбендә кышын-җәен шау чәчәктә утырган гөлләр юк. Ул киткәндә йомырка эчендә калган бәбкәләр инде каз була язган, ашарга сорапмы, төлке-мазар куркытыпмы, каңгылдашып кайтып керделәр. Әнисе өйдә юк. “Кайда?” дигән сорауны ишетмәделәр, сорау җавапсыз килеш һавада эленеп калды.

Соңыннан абыйсы, күршеләре җиткерде. Ришат баскычтан егылып, һушын югалткач, әтисе, кызулык белән:

– Үтердең улымны! Баланы нигә карамадың? – дип, күзенә ак-кара күренми, типкәли-типкәли кыйнаган. Әнисе караваттагы түшәккә үрмәләп менеп яткач, авызына ризык каба алмыйча, айга якын ыңгырашып, сызланып, якты дөньядан китеп барган.

Ришат ул елны укырга кермәде. Аңа укырга ярамавы турында белешмә бирделәр. Дуслары сумкаларын аркаларына асып мәктәпкә киткәндә, башта аларның бәхетенә эчтән генә көнләшеп, борынын салындырып кала иде. Тора-бара, күнекте, әтисенең: “Сиңа укырга ярамый, дакуминтың бар, укып – мулла, чукып карга булмассың”, – дигән сүзләре теләген бөтенләй сүрелдерде. Бар нәрсәгә ваемсыз булып, ике дөнья, бер морҗа дигәндәй, үз шәенә яши бирде. Азмы-күпме пенсия билгеләделәр. Яшьтәшләре күрше авылга интернатка киткәч, көндез бот буе балалар белән уйнады: трай типте, ерганак агызды, балыкка йөрде; балык капса, “мин баллыкны тарртып чыггарргач, ббуа суы яррты митррга кәммедде”, – дип мактанып йөрде; сәрби агачыннан сыбызгы ясап сызгыртты; әтисе янында кайнашты, каеш ашап үсте, эшкә өйрәнде; кичен аяклы каза булып, абыйсына ияреп клубка чыкты, кызларга бәйләнеп, аларны чыркылдатты.

Абыйсы аны берәүдән дә ялгыш кына да кыерсыттырмады, “сантый, тиле, җитешмәгән, акылга бер иш”, дигән сүзләрне ялгыш ычкындырганнарның әпи шүрлеген җимерергә дә күп сорап тормады, энесен гел яклап, курчалап торды. Әнисез үскәнгәме, холкы әтисенеке кебек чамалы иде, казан сыман кайнап торган ачуын кемнән алырга белми йөдәде. Армиядән кайту белән, күрше районның кулыннан гөлләр тамган, үтә сылу, бик тә сабыр кызына өйләнде. Бер-бер артлы ике кызлары туды. Әмма, үгез чөя-чөя дә өстенә чүп өя, дигән сыман, һич уйламаганнан, юкка гына ачуы чыгып, ярсып, үз-үзенә кул салды.

Бу чорда Ришат ныгыган иде инде. Читтән карап торганда, ул акылсызга һич охшамаган. Сарык-сыерны, мал-туарны, кош-кортны тамгасыннан кемнеке икәнен таный; акчаны, бигрәк тә үз ягына, оста чутлый; авылда яшьли тол калган хатыннар кырында төн үткәрә. Икенде күләгәседәй озын, тыгыз гәүдәле булса да аның “тегендирәк” икәне табак битле чалыш йөзенә; тотлыгып сөйләгән теленә; этлек эшләргә уйлап, уйнап торган, карашы белән ашардай караган кара күзләренә чыккан; чалшаебрак торган авызындагы тешләре череп ярты-йорты калган ияк астыннан сирәк-мирәк сакал йоннары тырпаеп тора, күз өйрәнгәч, бик үк куркыныч түгел.

Аны еш кына малай-шалай, беркатлы һәм тиз ышанучан булуыннан файдаланып, теләсә нәрсә сөйләндереп, кирәкмәгән эшләргә котырткалый. Кайбердә, аңгармастан, алар кушканча эшләп тә куя. Шулай да нәрсә эшләргә ярамаганлыгын анык белә. Әтисе белән икесе мал-туар асрап, кешеләргә комачау итмичә яшәп яталар. Табиблар “аракы эчсәң, үләсең”, дип нык кисәткәннәр. Үлемнән кеше ашаучылардан курыккандай курка. Ничек кенә кыстасалар да, шайтан суын авызына якын китерми.

Абыйсы интернатта торганда, Ришат берничә тапкыр аның янына килгәләде. Мин тәрбияче булып эшли идем. Аны шунда күрдем. Авыру да, ятим дә булгач, кызганам, чит-ят кешене интернатка кертергә ярамаса да, йомшаклык күрсәтеп, бик каты бәрелмим, куып чыгармыйм.

Моннан утыз еллар чамасы элек булган очрашу искә төште. Йомышым төшеп, район үзәгенә барырга дип юл чатында кул күтәреп торганда, бу да ниндидер машинадан төшеп калып, яныма килеп басты. Туктаткан машинага әрсезләнеп, миннән алда менеп тә утырды. Кабинада күптәнге танышлардай миңа сүз ката:

– Сеззнең мәкттәпттә яшь уккыттучы кыззларр баррмы?

Шофердан кыенсынам, эндәшмим.

– Бүгген киччтән мин сезгә килләм, беррәррсе беллән таннышштыррыррсың әлле ямме.

Юл әллә ни озын түгел. Ул чакта юл хакы унбиш-егерме тиен иде. Мин шоферга:

– Зинһар, гафу итегез, ваклатырга мөмкинлегем булмады. Кайтарырга акчагыз булса, алыгыз, – дип, акча букчасындагы бердәнбер Ленин башы төшкән кызыл унлыгымны сузам. Машина йөртүченең кайтарырга акчасы юк иде бугай, унлыкны алмады. Оятсызның бите – киездер ите, юләргә закон язылмаган, артымнан Ришат та:

– Миннекке дә шуллай, – диде һәм акча түләмичә сикереп төшеп калды.

Мөгаен, хәйләләп, берәрсе өйрәтеп җибәргәндер. Аның сикер дигән саен тигәнәк буе сикерүен беләләр. Улларымны бакчадан алып кайтуга чакырылмаган кунагым йозак эленгән ишек алдында күтәрмәдә утыра.

– Аппасы, чәй эччерреп җиббәр инде, – ди. Мин аның авыз читенә ябышып каткан күкәй сарысына карап:

– Ришат, син бүген юынмагансың икән бит. Бүген иртән нәрсә ашаганыңны әйтимме?

– Әйттеб карра.

– Күкәй ашагансың!

– Ялггышттың. Ккүккәйне мин киччә ашшаддым, бүгген бәррәңгге, – ди.

Озак кына утырып, чәен эчеп бетергәч:

– Инттеррнаткка барраек инде, таннышштырр инде шшул уккыттуччы кыззларрың беллән. Англиззкий уккытта торрганны киррәкмәй, кәккерре аяклы дилләрр. Хисап фәнненекке уссал иккән. Татар телленекке Зиннә беллән таннышштырр, – дип, әле бер ягыма, әле икенче ягыма чыгып аяк астында өтәләнә. Ирексездән, Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишеге”ндәге “Кунак кызлар” дигән бүлеге искә төшә. Ришат та жәл, кызларга да күрсәтеп булмый.

– Бар, бүгенгә кайтып тор. Караңгыга каласың. Зинәнең иртәгә дәресләре юк, авылларына кайтып китте. Кызлар янына шулай юынмаган килеш килмиләр инде. Кызлар яратмас үзеңне. Мә, җиләк сабыны бирәм. Кайткач, әйбәтләп юын, тырнакларыңны да кис. Тәмле ис килеп торсын, одеколон да сибеп җибәр, – дигән булам, уңай якка сыпырып.

Җылыга ияләшкән елан сыман икенче көнне дә, өченче көнне дә, ике авыл үтеп, ерак диеп тормый, кич булуга килә дә җитә. Ирем колхозда басуда, урып-сугу эшендә. Балалар курка, дип, алдап-йолдап, көчкә биздердем тегене. Иләс-миләс булса да игә килде, башкача борчып йөрмәде.

Шушы көннәрне бер кардәшебез гүр иясе булды. Аның соңгы туенда бик ягымлы, чибәр, үтә яшь күренгән хатынкай белән таныштык. Бу ханым Ришатның абыйсының хатыны, ягъни җиңгәчәсе булып чыкты. Иске танышымның хәл-әхвәлләрен сораштым.

– Әтисе вафат булды. Ялгыз калды, авыл Советы рәисе гарипләр йортына юллама юнәтте. Үзем анда бик кайтып йөргәнем юк. Кызларым туган итәләр, абый итәләр. Үткән гомер аккан су шикелле. Зур кызыма утыз алты яшь, беренче оныгыма уналты. Кызларым белән киңәшләштек тә, зыяны юк бахырның, дип, кышын балаларда асрап чыгарга уйладык. Алар Туймазы шәһәрендә яши, үз өйләре, мунчалары бар. Көн саен шылтыратып хәлләрен сорашып торам. Барган мәлне көн аралар мунча яктылар, камыр-комыр, тәм-том пешерделәр. Өендә мәңге күрмәгән тәрбияне күрсәттеләр. Өч көн узгач, авылга кайтарыгыз, кайтасым килә дип һушларын ала башлады. Башта, бензин алырга акча юк, хезмәт хакы алгач, дип ышандырып, бәйләп асрагандай асрадылар. Аннан, авылга машина керә алмый, әзрәк кояш карасын инде, дип юаттылар. Әҗәлгә дару бар, сагынуларга юк, диюләре хак икән. Үз кырыгы кырык, өзми дә куймый. Моңа кадәр авылдан чыгып китеп йөрмәгәнгәдер, сагынып ябыга, йөзләре саргая башлады.

Ике сүзнең берендә: “Кайттаррмассагыз, җәяүлләп ккайттыб киттәм. Иң курркынныч төррмәне Ыррынбурр төррмәссе дилләр ие. Хәззер аңлладдым ниггә шуллай иккәнен”, – дип теңкәләренә тия. Авылдагы һәрбер кешенең нишләвен фаразлый. Хан заманыннан калган өен теленнән дә төшерми. “Сеззнең өеггезнең җанны юкк, төррмә кебек”, – диеп сөйләнә, туган нигезе тартаммы, тилмереп өенә кайтасы килә. Кыланмышына карап торып җан әрни.

Түздерер чик калмагач, я сагынып бөтенләй ныклап чирләр, дип кире кайтарып куйдылар. Машинага утыру белән, эч пошканын басмый, аны бөтенләй ишетми, канатланып талпына башлады, төшеп, алдан йөгерер чиккә җитте, дип сөйләделәр. Урамга, юл булмаганлыктан, керә алмаганнар. Ришат, тычкан сукмагы салып, ихаталарыннан көрәк алып чыгып, ярты сәгать эчендә, урамны авыл башыннан үз турларына кадәр, машина йөрмәле киң, йомырка тәгәрәтерлек шоп-шома итеп көрәп куйган. Эше бетеп, өйгә кергәч, өстәл өстендәге радиоалгычны электр чыбыгына тоташтыра. Анда котлаулар тапшыруы бара, “Туган нигез” җырын бүләккә тапшыралар икән. Җыр тәмамланып килә:

Тормыш – диңгез бу дөньяда,

Әти-әни булмаса да,

Әти-әни булмаса да,

Тарта нигез, тарта нигез.

Тел әйтә алмаганны, җыр әйтте. Көй колагына керүгә, нәкъ бәләкәй чакта дәваханәдәге шикелле, көянтәдәй бөгелеп төшеп, “үз өйккәем” дип сулкылдап елап җибәргән.

Ул – “юләр, мәҗнүн, сантый, акылга тулы түгел, йөзгә берәү тулмаган” кебек кимсетүле исемнәр белән аталучы бичара, эчкерсез, гөнаһсыз җаннарның берсе. Усал да түгел. Язмыш җебе сүтелми чуалганга ул гаепле түгел. Ришат тиле түгел.

***

Автор үзе хакында үзе

1957 елда Сталинабад (Дүшәнбе) шәһәренә кунакка баргач тапкан мине әнкәй. Бәләкәйдән үк күп нәрсә белән кызыксына, мөмкин кадәр күбрәк белергә, күбрәк җирләрне күрергә тырыша торган идем. Шуңа үзем теләп армиягә киттем. Монда да бик күп китаплар укыдым, хыял диңгезендә йөздем. Ике елдан, акыл утыртып, туган ягыма – Бүздәк районының Каран авылына әйләнеп кайттым. Читтән торып, Башкорт дәүләт университетына укырга кердем. Анда Сәгыйдулла Хафизов, Камил Дәүләтшин, Әхәт Нигъмәтуллин, Үзбәк Гыймадиев кебек танылган галимнәрнең лекцияләрен тыңладым, тирән белем алдым. Әкренләп, белемне энҗе бөртегедәй җыеп, тәҗрибә туплау, иҗат казанында кайнау күз алдымда яңа офыклар ачты.

38 ел Бүздәк районының Каран интернатында – тәрбияче, мәктәбендә укытучы булып эшләдем. 2008нче елда “Русиянең иң яхшы укытучылары” конкурсында җиңеп чыккач, 100 мең сум грант бирделәр.

Буш вакытта кәгазь кыштырдатам, каләм тибрәтәм. Язган әйберләремне авылдашларым көтеп алалар, минем фамилия күренмәсә, юксына башлыйлар, күрәсең, ошаталар. Әлеге көндә лаеклы ялдамын.

Чыганак: Тулпар/ Дильбар Сулейманова

Бәйле