Ана кызын туе алдыннан үтермәкче була: сәбәбе…

-- Лейла

Кырымда яшәүче бер ханым үз кызын туй алдыннан  үтерергә маташкан. Бу исә гаепләнүченең башка шәһәргә күчүенә каршы булуы сәбәпле эшләнә, чөнки оныгы белән аерылышасы килми. 

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 32 яшьлек хатын туйдан соң башка шәһәргә күчәргә җыенган, тик аның әнисе каршы булган-ул яраткан оныгы белән аерылышырга теләмәгән. Нәкъ менә шуңа күрә кызы белән әнисе гел низаглашып тора, ә шундый ызгышларның берсендә хатын түзә алмый һәм кәләшне корсагына пычак белән чәнчи. Ул аны үтерә алмый.

Билгеле булганча, Кырымның Красноперекопск шәһәрендә яшәүче 50 яшьлек кызны кулга алганнар инде. Ул үзенең гаебен таныган.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле