//Татар Тудей// Татар Бүген//
17 июль җырчы Гөлназ Сираева Инстаграмында пост урнаштыра. Ул анда үзенең авылга мөнәсәбәте турында яза.
⠀
«Бер танышым яза: «Инстаграмнан карап торышка, син, Гөлназ, авылга кайтып әзер помидор-кыярларны ашап, мунчалар кереп, машинаңны тәм-томнар белән тутырып китәсең шикелле». Чыннан да, читтән карап торганда шулай кебектер. Ләкин чын-дөресе бераз башкачарак… — дип башлап җибәрә сүзен җырчы.⠀
Хәзер әти яши торган өй, әни үлгәннән соң күчкәндә, ясалып бетмәгән өй иде (газ кермәгән, су кермәгән-чыкмаган, өйнең идән-түшәме юк… ул теплица-мунча турында әйтеп торасы да юк инде).
⠀
Минем әти 14 ел пенсионер, шуннан чамалагыз инде, пенсия акчасына бу әйберләрне эшләп буламы….? Авыл — ул минем өчен һәрвакыт акча тәлап итә торган әйбер…
⠀
Минем моннан алып киткән әйберләр ул 5 кг помидор, 10 кг алма. Чаллыда яшәгәндә, көн аралаш яшелчәләргә су сибәргә кайта идем, аннары көлә идем, алтын бәясенә төшә бу кыяр-помидор диеп. Казаннан алай еш кайтып булмый.
⠀
Әти өчен эшләрне эшли алу — ул минем өчен зур бәхет. Авылга озаграк кайтмый торсам, җаным кыйнала, үз-үземне ашый башлыйм. Әти исән чакта һичшиксез шулай кайтып йөриячәкмен, ләкин «авыл ашатканга» күрә тугел…
Мал тотмыйбыз, хәзер инде бер 4-5 ел бәрәңге дә утыртмыйбыз» — дип тәмамлый сүзен Гөлназ.
Чыганак: Гөлназ Сираеваның Инстаграмы