Тетрәндергеч хәл: юл аша сыерын куган булган…

19 август кичендә Малаяз — Югары Кыйгы юлында 71 яшьлек «Лада Приора» йөртүчесе 65 яшьлек хатынны бәрдергән.

Булган мәгълүматларга караганда, ул юл аша сыерын куып чыгып барган. Юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә хатын һәлак булган. Тикшерү башланган.

Фото: socialcowmedia.com

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле