Алып баручы Гөлназ Сәфәрованың портреты буенча фикер алышалар: кемгә охшатканнар?

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Гөлназ Сәфәрова инстаграм битенә портретын куйган. «Миңа портрет ошаган сирәк очрак. Миңа охшаганмы?» — дип язган ул.

Алып баручыны кемгә генә түгел, нәрсәгә дә охшатканнар: «Сөембикә ханбикә шундый булгандыр», «Фиргавен кызы Клеопатра», «Тимер ханым», «Аватар», «Тэ 3000» модельле робот, «Бу бит җырчы Алсу», «Юлия Началова дип карадым», «Цилиндрдагы пешкәк кебек күренәсең».

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова: «Сөембикә диюләре ошады», — дип язган.

«Бу портретыгыз бик шәп чыккан. Ниндидер көч беркелә»

«Сезнең кабатланмас булуыгызны чагылдыра»

«Бик шәп булган», — дип язган инстачылар.

Портретны ошатмаучылар да бар.

 

Чыганак: Гөлназ Сәфәрова инстаграмыннан

Бәйле