21 август татарстанлыларны нинди һава торышы көтә?

-- Лейла

Җомга көнне, 21 августта, Татарстан Республикасы территориясендә болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән бераз яңгыр көтелә», — дип хәбәр иттеләр синоптиклар.

Моннан тыш, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә температура 6-11 градус фаразлана, ә көндез һава 14-19 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: ТИ

Бәйле