“Син безнең балабыз түгелсең. Син миңа, әни, дип дәшкән саен котыра идем…»

-- Лейла

Энҗе, әнисе күрмиме икән, дип, курка-өркә өйләре ягына карап торды да, тиз генә мунчага кереп китте. Пычранган күлмәген мунча алдында салды да, эчкә кереп, салкынча суда нәни куллары белән ышкып-ышкып юарга тотынды.

Эскәмиядә яткан хуш исле кул сабынын тидерде. Итәк очындагы таплар бетмәгәч, кырыйда торган кер тактасына салып тырышып-тырышып ышкырга кереште. Урам аша гына яшәгән күрше әби оялтты аны бүген. “Синең кебек зур кызга пычранган күлмәк кияргә ярамый. Үзем юып бирсәм, әниеңә ошамас, ачуланыр. Син, балам, кайт та, мунчага кереп, күлмәгеңне менә болай итеп, ышкып-ышкып ю, яме. Чәчләреңне дә тарап үр”. Алты яшьлек кызчык инде үзенең чәчен-башын туздырып, таплы күлмәк киеп, ялан аяк йөрүенең матур түгеллеген аңлый. Тик яхшылап күрсәтеп, өйрәтеп бирүче генә юк шул. Әнисе Кадриягә кызы ничек йөрсә дә барыбер сыман. Өстендәге күлмәгенең бер генә булуы да кыен. Аны салса, шәрә йөрергә кирәк. Ә ачык тәнне кешегә күрсәтергә ярамаганлыгын Энҗе инде яхшы белә.

Кызчык, сабынлы суны түгеп, керне чиста суда чайкатты да, кечкенә бармаклары белән булдыра алганча борып, юеш күлмәкне өстенә киеп куйды. Яңгыр астында калып чыланганда аның өстен алыштыручы юк, үзеннән-үзе кибә бит күлмәк. Шулай булгач, итәгеннән тамчылап су тамып торса да, күлмәге өстә кибәр әле дип уйлады.  Кинәт кенә мунча ишеге каерылып ачылды һәм анда әнисенең ачулы йөзе күренде. Куркуыннан дерелдәп, тораташтай катып алган кызына бер тын карап торды да, ысылдады: “Тә-ә-ә-к, нишли икән монда бу хәшәрәт дисәм, яхшы кул сабынын әрәм итеп ята икән! Кер сабыны беткәнмени сиңа?!” Кадрия читкә тайпылырга өлгерми калган кызының чәченнән тотып алды да икенче кулы белән башына зур кисәкле кер сабыны белән суга башлады: “Менә сиңа, эт баласы, менә сиңа! Белерсең икенче ничек сорамыйча тотынырга!” Авыртудан ыңгырашса да, Энҗе еламаска тырышты.

Кызының елаганын әнисенең аеруча җене сөйми, аеруча күралмый. Елавыңны күрсә, кыйнавын туктатырмын димә. Киресенчә, кыза гына бара. Энҗе, кизәнгән әнисеннән башын сакларга тырышып, куллары белән каплады, кинәт кенә идәнгә чүгәләде һәм, Кадриянең учында бер тотам чәчен калдырып, тышка чыгып йөгерде. Бу көнне ул, өйгә кайтырга куркып, юеш күлмәкле килеш туңа-туңа озак кына су буенда йөрде, өйгә дә тәрәзәдә ут кабынгач кына, курка-курка гына керде. Алты яшьлек балага Кадрия бу юлы тимәсә дә, әллә нинди хурлыклы сүзләр әйтергә оялмады: “Нәрсә, кәнтәйлектә йөрдеңме? Көне буена энеңне карамадың! Күзем күрмәсен сине, бар, ят!”

Ачыккан, өшегән Энҗе шым гына кече яктагы агач сәкегә түнде. Апасына кулларын сузып, гүелди-гүелди үрелгән бер яшьлек энесеннән башка ул кайтканга сөенүче булмады. Әтисе гадәттәгечә алдындагы гәзиткә укталып утыра. Кызын җәберләгәнне күрсә дә күрми, ишетсә дә ишетми. Аның үзенә дә усал холыклы хатыныннан бик еш эләгә шул. Юаш, басынкы ирне аждаха кебек хатыннан үзен дә яклаучы юк. Кадриянең бердәнбер сөйгән заты – кече улы Идрис. Әнисе төпчеге өчен җанын бирергә әзер. Үчтек-үчтек итеп кенә үстерә. Энҗе ялан аяк йөрсә дә, Идриснең ике-өч еллык киеме әзер. Уенчыклары да күп кенә. Идрис тәм-том ашаганда Энҗе, аңа карап, төкереген генә йотып утыра. Әнисе алдында үзе һәм энекәше арасындагы аерманы кечкенә Энҗе күрми түгел иде. Әнисенең үзен яратмавын, хәтта күралмавын кабул итүе бик кыен булса да, кызчык аңлый иде. Аның кечкенә акылы бу аерманың сәбәбенә генә төшенә алмый иде. Үсә-үсә, кимсетә-кимсетә аны ышандырдылар – ул ямьсез, ул булдыксыз, ул килбәтсез, шуңа күрә аны ярату да мөмкин түгел. Ә Идрис әнә нинди сөйкемле, әнә нинди матур. Шуңа күрә аны әти-әниләре үлеп ярата да.

Әнисеннән аермалы буларак, әтисенең юаш, тыныч холыклы булуын сизеп, Энҗе күбрәк аңа елышты. Мәхмүт, кызын якларга көче җитмәсә дә, шулай да аңа көченнән килгәнне бирергә тырышты. Үзе дә укырга бик яраткан әтисе кызын бәләкәйдән үк китапханәгә ияртеп йөртте һәм кызның сагышлы күңелендә китапларга мәхәббәт уятты. Исәп-хисап ягыннан бик башлы Мәхмүт кызын да бик иртә санарга, кушарга, алырга өйрәтте.

Әтисенә рәхмәт, биш яшендә Энҗе инде укый белә, саный белә иде. Кыерсыту-җәберле тормыштан онытылыр өчен Энҗе кечкенә чагыннан ук башаягы белән китапларга чумды. Алар аша ул бу кимсетүле тормыштан башка икенче, матур, киң дөнья, мәрхәмәтле күңелле кешеләр барлыгын белде. Күңелендә якты хыяллар уянды. Вакыты җиткәч, Энҗе мәктәпкә укырга керде. Кыз тырышты, яхшы укыды. Йорт эшләрендә булышу, энесен карашу, үстерү аның өстендә иде. Тик чамасыз иркәләүдән аза башлаган малайны тыңлатуы гына кыен иде. Бигрәк тә балалар бакчасына илтүе, барып алуы кыен. Усал малай апасын тыңламый, киенми-чишенми азаплый. Тибешә, тешләшә, сугыша, кача. Ул нинди этлек кылса да, әнисе алдында Энҗе гаепле. Укырга кергәч тә дәресләрен калдыра башлады. Икесе ике мәктәптә укысалар да, монда да апасы гаепле. Идрис начар билгеләр алып кайтса да, әнисеннән Энҗегә эләгә: “Нигә энеңне өйрәтмисең? Шыр надан калсын дисеңме?!” Кадрия кызын буйга үскән дип тормады, “акылга утыртыр өчен” кыйнавыннан туктамады. Энҗе бераз кыргый, басынкы, юаш булып, кешеләрдән оялып, куркып үсте.

Кадрия кызына кеше киемнәрен кидерде. Үз туганнарыныкы булса да, килгән чакларында бу бит минем кием, дип, төртеп күрсәткәндә Энҗе гарьлегеннән җир тишегенә төшәргә әзер иде. Мәктәпне яхшы гына бетереп, укуга сәләте булса да, Кадрия кызын башкача укытмады: “Җитте, җитәрлек утырдың безнең җилкәдә. Бар эшлә!» Энҗе район үзәгендәге бер оешмага хисапчы өйрәнчеге булып эшкә урнашты. Хезмәт хакын кызының кулынннан әнисе каерып алды: “Сине күп ашаттык, бераз хакын кайтар!” Кадрия Энҗегә өске киемен генә түгел, эчке киеменә хәтле үзе алды. Эшләп-эшләп тә кыз үзен киендерә алмады. Тетелеп беткән диярлек күлмәген эшкә кияргә ояла башлагач, бер таныш хатын Энҗене бәйләргә өйрәтте: “Иске-москы бәйләмне сүт тә, җебен әйбәтләп үтекләп, үзеңә кофтадыр, күлмәктер бәйлә”. Энҗе шулай эшләде дә. Бәйләргә, чигәргә өйрәнде. “Син карачкыга кем карый?” – дип, әнисе аны кич чыгармады. Бу тәмугтан тизрәк котылыр өчен генә Энҗе беренче сораткан кешегә тормышка чыкты. Хәйдәр тормыш көтәргә елдам булса да, башта холыксыз чаклары күп булды, эчте. Шулай да иренең туганнары Энҗене бик үз иттеләр, яраттылар. Кайнанасы килененә “кызым” дип «аһ» итеп торды. Яши-яши Энҗе белән Хәйдәрнең ике уллары туды. Алар үсә төшкәч, Энҗе түп-түгәрәк, матур кыз алып кайтты. Үзе ана назыннан мәхрүм булып үссә дә, ана мәхәббәтенең ни икәнлеген белмәсә дә, Энҗе балаларын сөеп, иркәләп кенә үстерде. Балаларының балачагын бәхетле итәргә, бер нәрсәгә дә мохтаҗлык күрсәтмәскә тырышты. Илүсәсе балалар бакчасына аллы-гөлле бант тагып, матур күлмәкләр киеп йөрде. Үзе күрмәгәнне Энҗе кызына кидерергә тырышты. Малайларны Энҗе район үзәгендәге спортзалга бирде − нык булып, таза ир-егет булып үссеннәр. Кыерсытылу-җәберне үз җилкәсендә җитәрлек татыган әни кеше балаларның күңелләре юк-барга төшүдән сакларга тырышты. Хәйдәре белән тырышып-тырмашып йорт салдылар. Үсә-үскәннән бирле үзен карарга, киенергә өйрәнмәгән Энҗене ире, болай йөрмә, дип базарга алып барып, кием алып бирде. Төрле чагы булса да, акчаны хатынына кайтарып бирде.

Яраттымы ирен Энҗе? Газиз балаларының әтисе буларак, әлбәттә, яратты. Аның аша Энҗе ана булу бәхетенә иреште. Шуңа күрә Энҗе иренә бик тә, бик тә рәхмәтле. Хәйдәр аша Энҗе кызлы, ике уллы булды. Әнисенә каплап куйгандай охшаган акыллы Илүсәдә Энҗенең матур дәвамы үсеп килә. Ә Рөстәм белән Рамиле, сайлап алгандай, әтиләренең иң яхшы якларын алганнар. Шундый ук эшчән, тырышлар. Балалары аша Энҗе бик бәхетле иде. Аларда юаныч табып, балачактан алган күңел яралары да онытыла, җуела төште.  Әтисе Мәхмүт килеп-килеп җылы сүзләр әйтеп китсә дә, Кадрия генә кызының тормышына сөенмәде. Киресенчә, салган йортларында да гаеп тапты, балаларын да яратмады. Энҗе инде үзе балалар анасы, ир хатыны, әнисенең сүзләрен йөрәгенә алмаска, аны үз тормышларына кысылдырмаска тырышты. Яхшымы, яманмы, Энҗе үз гаиләсе белән балалар үстереп, тормыш көтеп, яшәп ята, ә энесе Идрис, Кадрия кысылып, киленен хурлап, тормышларын боза торгач, ике баласын ташлап китте. Эчә башлады, эшеннән кудылар һәм яраткан улы анасының җилкәсенә менеп утырды. Тормыш бер җайга салынып, яшәп ятарга була иде кебек. Хәйдәр дә олыгая барган саен акылга утыра кебек, элекке кебек атналар буена эчми. Дистә-дистә еллар бергә яши торгач, бер-берсен санларга, бер-берсенең сүзен сүз итәргә өйрәнделәр кебек. Ир белән хатын икесе дә эшләп йөриләр. Бай булмасалар да, тормышлары мул гына. Олы уллары Рөстәм укып һөнәрле булды. Рамил мәктәптә яхшы гына белем алып йөри, кечкенә Илүсә балалар бакчасында. Шулай тигез генә барса икән тормыш дигәнең! Юк шул! Бәла бит ул яныңда шуышып йөргән елан кебек – якынлашканы күренми. Энҗе белән Хәйдәрнең олы уллары унтугыз яшьлек Рөстәм юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. Кайгы Энҗене үзенең кара кочагына алды да озак вакыт җибәрмәде. Улын югалтудан йөрәген сагыш баскан хатын гаиләсенең бар икәнлеген онытты. Көне-төне дивардагы бер ноктага төбәлеп, ни үле, ни тере килеш ятты да, ятты. Көн дә зиратка барып, вакытсыз киткән улының каберендә күз яшен койды. Кайтып дару эчте дә тагын ятты. Кызын балалар бакчасына илтергә һәм барып алырга гына ничектер һушы җитте. Үз кайгысына йомылды. Берни белән дә кызыксынмады. Якты дөнья аның өчен сүнде. Өйдә ямь бетте. Ашарга пешерүче, өй җыештыручы булмады. Үсмер яшьтәге Рөстәм мәктәпкә ач китте. Янында Энҗене авыр кайгысыннан чыгарырлык, кул сузарлык кешесе булмады. Бала кайгысы хатын-кызны аеруча нык баса шул. Берәүгә килгән кайгыны икенчеләр юкка гына бүлешмиләр. Бер өлешен булса да үзләренә алалар. Ә Энҗенең бүлешүче, аңлаучы кешесе булмады. Бер ел буена Энҗе урында башын күтәрә алмыйча, исәңгерәп ятты. Якыннан-якын кешесе Хәйдәр дә ныклы терәк була алмады, тизрәк үз җаен карады һәм икенче хатын табып чыгып китте. Бераздан Рамил дә мәктәпне бетереп еракка чыгып китте. Энҗе өйдә кызы белән икәү генә калдылар. Шунда гына Энҗе аңына килде. Ул газиздән-газиз улын югалтты. Аның кайгысыннан гомер иткән ирен югалтты, улы өйдән чыгып китте. Инде кече кызын да югалтса, ничек яшәр Энҗе? Кирәкме соң мондый тормыш? Энҗе кызы хакына, аның өчен яши башлады. Ул бит ана! Ничек онытты ул бу турыда? Энҗе нәни кызының ярдәме белән әкренләп тернәкләнде, аякка басты. Тормышының шундый сынаулар белән сынаган иң авыр чагында да әнисе Кадрия килеп кызының хәлен белмәде. Инде алар бер-берсеннән бик читләшкән иделәр. Шулай да берничә ел элек әтисе чирләп урынга яткач, Энҗе аның хәлен белергә барды. Шунда гына Кадрия, әллә дөреслекне башкача яшерәсе килмичә, әллә иренең тиздән үләсен белеп, кызы алдында ачылды. Оялмады, кыенсынмады, Энҗенең җанын камчы белән яргандай, йөзенә турысын ташлады: “Син безнең балабыз түгелсең. Син миңа, әни, дип дәшкән саен котыра идем. Үзебез алып калсак та, сине көчләп таккан бала урынына күрдем. Башта түзә идем, ә үз улыбыз тугач, сине күралмый башладым…”

Энҗе телсез калды. Нинди хәлгә дә әзер иде, ә үзенең дөньяда бар яктан түгәрәк ятим, әтисез-әнисез, бер якын тугансыз хатын-кыз икәнлегенә ышанасы килмәде. Кадрия аны кызганмады, дәвам итте: “Бер ерак туганыбыз Үзбәкстанга киткәндә, сине, имчәк баласын безгә бер елга калдырып китте. Барып керер җирем юк, зинһар, карап торыгыз инде, диде. Бер елдан соң ул хатын кайтты. Бирегез кире баламны, дип җир тырнап елады. Ә без сине үзебезнең бала итеп яздырган идек инде. Бирмәдек. Безнең бала булып исәпләнгәч, алимент түләтер дип курыктык…” Энҗе әнисенә ышанмады, атылып әтисе яткан бүлмәгә чыкты. Авыр хәлдә булса да, Мәхмүт барысын да ишетеп ята иде. Кызының яшь тулы сораулы карашына ул баш кына какты: ”Әйе, балам, барысы да дөрес…” Хәл җыеп, чак ишетерлек тавыш белән гафу сорады: “Булдыра алсаң, кичер мине…” Энҗе озак кына дәшми басып торды. Аңа кинәт ишелеп төшкән бу яңалыкны аңларга, акылы аша үткәрергә кирәк иде әле. Әнисенең үги, чит карашын гомере буена сизеп-тоеп яшәде, ә әтисенең үз атасы булмавын Энҗе бик тиз кабул итә алмады. Алар бит икесе дә бертигез бәхетсез иделәр. Юашлык, басынкылык ягыннан икесе охшаш иделәр. Икесен дә шушы усал Кадрия изде. Язмышлары да уртак кебек иде. Син булмагач, кем соң минем әти? Минем әнием кем? Тик Мәхмүтнең инде үз хәле хәл, ул үлем белән тарткалаша иде. Энҗе әтисенең кулларын кысып тотты: “Әти, минем алдымда синең һич тә гаебең юк. Тынычлан. Рәхмәт сиңа үстергәнең өчен”. Ике көннән Мәхмүт кызының кочагында җан бирде. Соңлап булса да, Кадрия дә нидер аңладымы, кылган гамәлләре өчен җавап бирәсе турында уйлана башладымы, ирен күмгәч, кызыннан кичерүен үтенде: “Сине газаплап үстергәнем өчен гафу ит мине. Теләсәң, үз анаңны эзлә”. Азаккы көннәрдә ишеткән-белгәннәрдән һаман ушына килә алмаган Энҗе әнисенә болай җаваплады: “Миңа инде илле ике яшь. Үз әнием исәнме, түгелме, мин белмим. Теләсәң, әнием булып кал, теләмәсәң, башкача әни дип дәшмәмен”. Кадрия елый-елый сорады: “Балам булып кал, әни, дип дәш, зинһар. Яхшымы-яманмы, мин сине үстердем. Кичерүеңне генә сорыйм…” Өенә кайткач, Энҗе күп уйланды. Кичерүен кичерде ул ата-анасын. Балачак җәберләрен онытмаса да, кичерде. Тик бәхетле балачак бирә алмагач, нигә анасыннан аерырга кирәк иде сабыйны? Нигә аны эт баласы урынына типкәләп тә кагып-сугып үстерергә кирәк иде? Алтынчы дистәне вакласа да, Энҗе бит һаман да шул балачакта үги анасы тыккан мөһердән котыла алмый – ул “дөньяда иң булдыксыз, иң килбәтсез, карачкы” хатын. Аны шуңа ышандырып, инандырып үстерделәр. Бу кимсенүләр гомерлеккә аның канына сеңгән. Кешенең бәхетенә балачакта нигез салына. Энҗенең барлык бәхетсезлеге дә шуннан килә. Соңгы елларда күбәя, арта барган барлык чир-хасталары дә шуннан килә. Эх, хәтернең бер өлешен кисеп ташлый торган берәр чара булсын иде. Ничек онытырга… Кары эресә дә, бозы эреми…

Ишелеп башына төшкән хәлләрдән соң озак та үтмәде, Энҗе каты авырып китте, хастаханәгә эләкте. Тикшерә торгач, табиблар әллә нинди авыр чирләр таптылар. Шулай да өмет бар. Өметсез ярамый. Кызы Илүсә көн саен килеп, әнисенең хәлен белә, ашарга пешереп китерә. Әтиләре Хәйдәр ут-су, газ, интернет өчен түли. Инде аңа да Энҗе ачу-рәнҗү тотмый. Нишлисең, һәркемнең үз язмышы. Шәһәрдә гаиләсе, ике баласы белән яшәгән улы Рамил генә кайтып әнисенең хәлен белми. Кайчандыр әнисенең кайгыга бирелеп үзен онытуын кичерә алмый. Эх, бала, бала! Әйтер кешең юктыр шул синең. Анаңа әз генә булса да миһербанлы бул дип өйрәтер кешең юктыр. Язмышларны сайлап алмыйлар. Әниең сине бар итте, үстерде, кеше итте. Йокысыз төннәрен сиңа бирде. Үзе киенми, сине киендерде. Тәмлесен үзе капмый, сиңа каптырды. Чирләсәң үлеп кайгырды. Саулыгын-тазалыгын сиңа, өч баласына бирде. Ә син аның бер ел буена кайгыда булган чагын кичерә, аңлый алмыйсың. Анаң авыр кайгыдан өзлеккән мизгелдә әни хәтле әнигә терәк, таяныч булыр урында, кул сузар урында, аны нидәдер гаепләргә көчең җитә. Аңа үпкәләргә, хәтерең калырга нинди хакың бар?! И бала, бала. Әйтер кешең юктыр шул синең… Әниең хастаханәдән синсез дә чыгар бервакыт, һичшиксез, терелеп чыгар. Синсез дә яшәр. Кайгыра-кайгыра булса да яшәр. Син генә кешелегеңне югалтма. Әниеңнең язмышы җиңел түгел. Ир-егет була бел, әниеңә терәк була бел. Язмышларны сайлап алмыйлар…

Чыганак: Ялкын

 

Бәйле